Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2024 елның 6 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2024 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында сөйләде.
Барлык муниципаль берәмлекләр катнашында видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Радик Гайзатуллин үзенең чыгышында хәбәр иткәнчә, 2024 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 244,5 млрд.сум күләмендә тупланган. Республика бюджеты 206,9 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 37,6 млрд. сум җыеп алынган.
Алты ай эчендә табышка салым керемнәре планлы билгеләнешләр кысаларында кергән һәм 83,3 млрд.сум тәшкил иткән.
2024 елның 1 яртыеллыгында берләштерелгән бюджетка физик затлар кеременә салым 73,4 млрд.сум күләмендә кергән.
2024 елның беренче яртыеллыгында берләштерелгән бюджетта акцизлар 21,1 млрд.сум тәшкил иткән.
Оешмалар мөлкәтенә салым Татарстан Республикасы бюджетына 2024 елның 1 яртыеллыгында 20,7 млрд.сум күләмендә кергән.
Республиканың берләштерелгән бюджетына җыелма керемгә салым 18,7 млрд. сум тәшкил иткән.
Җир салымы җирле бюджетларга 3,7 млрд. сум күләмендә кергән.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр 21,2 млрд.сум, республика бюджетына – 16,7 млрд. сум; җирле бюджетларга – 4,5 млрд. сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 226,5 млрд. сум тәшкил иткән.
«Киләсе финанс елга һәм план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын формалаштыру буенча эш Икътисад министрлыгы белән берлектә төзелгән график нигезендә алып барыла. Республика министрлыкларына һәм идарә тармакларына, шулай ук муниципаль берәмлекләргә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан расланган 25-27 елларга бюджет күрсәткечләрен исәпләү өчен индекс – дефляторлар юнәлтелде», - дип билгеләп үтте Радик Гайзатуллин.
Төбәк финанс министры сүзләренчә, 2024 елның 12 июлендәге 176-ФЗ санлы Федераль закон белән Салым кодексына табышка салымга, физик затлар кеременә салымга, салым салуның гадиләштерелгән системасына кагылышлы үзгәрешләр кертелгән.
«Әйткәнемчә, салымнар буенча ставкаларны арттыру үзгәрешләре республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәрнең үсешенә китермәячәк, барлык артымның федераль бюджетка күчерелүе каралган. Шул ук вакытта физик затлар керемнәренә салым буенча стандарт салым тотып калуларны арттыру һәм салым түләүчеләрнең салым салуның гомуми системасыннан гадиләштерелгән системага күчүләре республика бюджетына тискәре йогынты ясаячак», - дип сөйләде ТР Финанс министрлыгы башлыгы.
Радик Гайзатуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, федераль органнар тарафыннан берничә карар кабул итү планлаштырыла, алар Татарстан өчен 25 елдан федераль программаларны һәм илкүләм проектларны федераль бюджеттан финанслау дәрәҗәсендә чагылачак. Регионнарның бюджет тәэмин ителешен билгеләү буенча исәп-хисапларга якын килү һәм киләсе 3 елга финанслашу процентлары үзгәртеләчәк.
Бюджет үтәлеше буенча төп бурычлар турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы финанс министры бюджетларның керем һәм чыгым өлешен тулы күләмдә үтәү өчен, салымнарны булдыра алган кадәр күбрәк җыюны, бюджет акчаларын һәм түләүле хезмәт күрсәтүдән кергән чараларны нәтиҗәле һәм вакытында үзләштерүне тәэмин итү әһәмиятен ассызыклады. “Шулай ук, мөһим бурычларның берсе – киләчәк чорга бюджетны сыйфатлы формалаштыру”, - диде йомгаклап Радик Гайзатуллин.