Татарстан Республикасында “Экология” илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

2024 елда “Экология” илкүләм проекта кысаларында түбәндәге федераль проектлар чараларын финанслау гамәлгә ашырыла:

- “Урманнарны саклау” (урман торгызу мәйданын арттыруга, урман торгызу өчен урман орлыклары запасын булдыруга, махсуслаштырылган учреждениеләрне урманнарны янгыннан саклау техникасы һәм җайланмалары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән);

- “Иделне савыктыру” (Идел елгасына агызыла торган пычрак суларның өлешен киметүгә юнәлдерелгән);

- “Чиста ил” (шәһәрләр чикләрендә санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм әйләнә-тирә мохиткә тупланган зарар китергән объектларны юкка чыгару чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән).

“Экология” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 5 065, 1 млн.сум акча каралган, бүгенге көнгә аларның 2 686, 3 млн. сумы үзләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International