«Сәнгатьне һәм иҗатны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында халык саны 300 меңгә кадәр булган торак пунктларда муниципаль театрларның иҗади эшчәнлегенә ярдәм итү һәм аларның матди-техник базасын ныгыту максатыннан 2024 елга федераль бюджетта Идел буе федераль округы субъектларына гомуми суммасы 101 706,4 мең сум күләмендә субсидияләр каралган.
Субсидиянең иң зур күләме Татарстан Республикасына, ягъни 17 375, 70 мең сум бүлеп биреләчәк.