Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына федераль бюджет турында федераль закон проектын кертү срокларына төзәтмәләр кертелде.
Төгәлләштерелгән график буенча федераль бюджет проекты Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан агымдагы елның 20 сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертеләчәк.
Закон проектын Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына карауга кертү 2024 елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча планлаштырыла.
«Чираттагы финанс елга һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проектын төзү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 28 мартындагы 206 санлы карары нигезендә чираттагы финанс елга һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законы проекты агымдагы финанс елының 30 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшырыла.