Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы (АҖ) Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын AAA(RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз «тотрыклы».
Илкүләм шкала буенча күрсәтелгән рейтинг кредит бирү сәләтлелегенең иң югары дәрәҗәсенә туры килә.
Агентлык тарафыннан төбәк икътисадының югары үсеш күрсәткечләре, бюджет профиленең көчле булуы һәм бурыч йөкләнешенең уртача түбән дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелә.