Татарстан Республикасында 20 июльгә торакны файдалануга тапшыру планы 80%ка үтәлгән - 2 млн 518 мең кв. м.

2024 елның 20 июле, шимбә

20 июльгә торакны файдалануга тапшыру планы 80%ка үтәлгән, 2 млн 518 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 39% ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 569 мең кв. м булган 95 күп фатирлы йорт.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш мәйданчыкларындагы тикшерүләр турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Социаль ипотека программасы буенча еллык план 73%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28е файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 118 мең кв. м.

Шәхси торак төзелешендә бүгенгә еллык план 121%ка үтәлгән. 1 млн 831 мең кв. метр мәйданлы 13 мең 561 йорт файдалануга тапшырылган.

Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Әйтик, ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен - инде төзелгән дәүләт контрактыннан тыш - ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 81 торак урыны сатып алу буенча контракт төзү хокукына аукцион игълан иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International