Гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә акчалар турында

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә 1 108,4 млн.сум күләмендә башка бюджетара трансфертлар бүлеп бирелде.

Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бүленеше Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2024 елга гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибе турында» 2023 елның 29 ноябрендәге 1532 санлы карары нигезендә гамәлгә ашырылды.

Башка бюджетара трансфертлар акчалары муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегендә гражданнарга үзара салым кертү турындагы карарларда күрсәтелгән җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча конкрет чараларны башкаруга тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International