2024 елның гыйнвар-июль айлары йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 24,8 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 57,8% ы) керде, шул исәптән:
- алкогольгә акцизлар – 2,3 млрд. сум;
- күчемле мөлкәт һәм уртача дистиллятлар буенча югалтуларны компенсацияләү хисабына керә торган акцизлар – 2,7 млрд. сум;
- сырага акцизлар – 8,1 млрд. сум;
- нефть продуктларына акцизлар – 11,7 млрд.сум.
Нефть продуктларына акцизлардан кергән акчалар максатчан билгеләнешкә ия һәм юл эшчәнлеген финанслауга, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырылган «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә.