Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2024 елның 1 августына 14 илкүләм проект буенча үтәлеш 13,2 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 37,4 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
- “Хезмәт җитештерүчәнлеге” – 94,0 млн сум (100%);
- “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” – 378,7 млн сум (71,2%);
- “Мәдәният” – 273,0 млн сум (65,8%);
- “Сәламәтлек саклау” – 2,2 млрд сум (63,9%);
- “Халыкара кооперация һәм экспорт” – 110,5 млн сум (55,3%);
- “Экология” – 2,7 млрд сум (53,0%);
- “Мәгариф” – 2,1 млрд сум (51,8%);
- “Торак һәм шәһәр мохите” – 857,5 млн сум (43,6%);
- “Имин һәм сыйфатлы юллар” – 3,4 млрд сум (41,0%);
- “Демография” – 972,5 млн сум (33,8%).
2024 елда Татарстан Республикасы бюджетында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 35,2 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 19,6 млрд сумы – федераль бюджет һәм 15,6 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабына.