2018 елдан башлап ел саен Россиядә яңа базарлар эшләтеп җибәрүгә һәм алга киткән технологияләр өлкәсендәге проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Архипелаг» проект-белем бирү интенсивы үткәрелә.
Агымдагы елда чара Сахалинда узды һәм пилотсыз авиацияне үстерүгә багышланды.
Татарстан Республикасы җыелма командасының Көньяк Сахалин шәһәрендә «Архипелаг 2024» белем бирү интенсивы кысаларында илкүләм ярышларда катнашуы максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан 8 235,5 мең сум акча бүлеп бирелде.