ТР берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

«Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына бурыч 1 августка 12,2 млрд. сум тәшкил итте, ведомствоара комиссияләрнең салым органнары һәм суд приставлары белән берлектә уздырылган эше барышында 636 млн. сум капланды", - дип билгеләде Алла Анфимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International