Агымдагы елның 1 августына Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 49,7 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 66,4%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
дотацияләр – 204,1 млн сум (100%),
субсидияләр – 42,0 млрд сум (66,6%),
субвенцияләр – 4,6 млрд сум (67,0%),
башка бюджетара трансфертлар – 2,4 млрд сум (65,3%),
федераль фондлардан кергән акчалар – 462,3 млн сум (45,9%).
Кергән федераль акчалар максатчан булып санала һәм билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.
2024 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган акчаларның гомуми күләме 74,9 млрд сум тәшкил итә.