2025-2027 елларга Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре санына кергән компанияләр белән киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә республиканың алкоголь компанияләре вәкилләре – «Татспиртпром» АҖ, «Белый Кремль» сыра заводы ҖЧҖ, «АБ ИнБев Эфес» АҖнең Казан шәһәрендәге филиалы, «Болгарпиво» ААҖ, шул исәптән «ТАИФ-НК» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Нәфис Косметикс» АҖ, «Казанкомпрессормаш» АҖ, «Түбән Кама Шина» ГАҖ, «Аммоний» АҖ, «Түбән Кама техуглерод» АҖ, «Таттелеком» ГАҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм башка республиканың 30лап предприятиесе вәкилләре катнашты.
Киңәшмәләрдә шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
Очрашуларда предприятиеләрнең 2024 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлек йомгаклары, 2024 ел йомгаклары буенча күрсәткечләрнең бәяләнеше һәм 2025-2027 елларга финанс-хуҗалык эшчәнлегенең фаразланган күрсәткечләре каралды.