2025-2027 елларга Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында кече нефть компанияләре белән киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
Очрашуларда кече нефть компанияләренең 2024 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлек йомгаклары, 2024 ел йомгаклары буенча күрсәткечләрнең бәяләнеше һәм 2025-2027 елларга финанс-хуҗалык эшчәнлегенең фаразланган күрсәткечләре каралды.