ТР Финанс министрлыгында ата-аналарны һәм беренче сыйныф укучыларын яңа уку елы башлану белән котладылар

2024 елның 16 августы, җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында күркәм традиция саклана – ата-аналарны һәм беренче сыйныф укучыларын яңа уку елы башлану белән котлау.

2024 елда бу матур гадәт дәвам итте һәм 16 августта Татарстан Финанс министрлыгында һәм Казначылык департаментында беренче сыйныф укучыларының ата-аналарын тормышларында яңа этап башлану белән котлау тантанасы узды.

2024 елның 1 сентябрендә Финанс министрлыгы һәм Казначылык Департаменты хезмәткәрләренең 14 баласы беренче сыйныфка барачак.

Булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп укучылары кирәк-яраклары һәм иллюстрацияле дөнья атласлары бүләк ителде.

Моннан тыш, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында Финанс министрлыгы һәм Казначылык Департаменты хезмәткәрләре арасында булган 15 күп балалы гаиләгә балаларын яңа уку елына әзерли алсын өчен матди ярдәм күрсәтелде.

Беренче сыйныф укучыларыбызны ихластан котлыйбыз. Мәктәп еллары аралашу шатлыгын, яңа белемнәр һәм гаҗәеп ачышлар бүләк итсен, иң кадерле хыяллар тормышка ашсын һәм иң яхшы өметләр аклансын дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International