2024 елның 10 августында Казанның «УРАМ» яшьләр экстрим-паркы территориясендә Бөтенроссия физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында физкультура-спорт программасы узды. Бәйрәм гадәттәгечә бөтен ил буйлап августның беренче шимбәсендә «Демография» илүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Күрсәтелгән чаралар кысаларында республикасы министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре тарафыннан “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативлары үтәлде.
ГТО безнең ил гражданнарына физик тәрбия бирүнең нигезе булып тора, аның төп максаты даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнар санын арттыру. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы халыкны комплекска җәлеп итү дәрәҗәсе һәм нормативларны үтәүчеләр саны буенча лидерларның берсе булып тора.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының 6 кешедән торган командасы шулай ук ГТО нормативларын үтәүдә актив катнашты.