2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына берләштерелгән бюджетны формалаштыру Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә төзелгән график нигезендә гамәлгә ашырыла.
График чараларын үтәү кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты һәм җирле бюджетлар арасында бюджетара мөнәсәбәтләрне булдыру буенча эшчәнлек алып барыла.
График нигезендә агымдагы елның август аенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең финанс органнары белән 2025-2027 елларга җирле бюджетларның фараз күрсәткечләрен карау буенча киңәшмәләр уздырылды. Киңәшмәләрдә республиканың ике шәһәр берәмлеге һәм кырык өч муниципаль район вәкилләре катнашты.