29 августтан 31 августка кадәр Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында «Мин – ул Татарстан» үзмәшгульләр ярминкәсендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.
Үзмәшгульләр өчен чарада катнашу бушлай. Бу күнекмәләрне үстерү һәм үз товарларыңны сату өчен менә дигән мөмкинлек. Ярминкәдә яңа клиентлар җәлеп итү, хезмәттәшләр белән файдалы элемтәләр урнаштыру һәм үз эшләнмәләреңне уңышлы сату тәҗрибәсе туплау мөмкинлеге тудырылачак.
Ярминкәдә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләр катнаша ала.
Чара «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырыла.