Үз стартап-проектын башлаучылар яки инде аны гамәлгә ашыручылар өчен тренинг турында

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

 “Проект идарәсе” – ул “Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе”ннән үз стартап-проектын башлаучылар яки инде аны гамәлгә ашыручылар өчен тренинг.

Тренингта түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

 - үз проектың өчен идеяне ничек табарга;

- проектны гамәлгә ашырганда нинди инструментлар кулланыла;

 - проект командасын ничек формалаштырырга;

- стартап-проектлар өчен гамәлдәге ярдәм итү чаралары турында һ. б.

Тренинг 15 августта 13:00 сәгатьтә Петербург урамы, 28 йорт, 3 кат, “Алафузов” залы адресы буенча, шулай ук турыдан-туры онлайн-тоташу мөмкинлеге белән узачак.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме “Кече һәм урта эшмәкәрлек” илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International