Ел башыннан 230 меңгә якын эшмәкәр һәм үзмәшгульләр «Минем бизнес» үзәкләрендә ярдәм ала алган.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2024 елның беренче яртыеллыгында «Минем бизнес» үзәкләре инфраструктурасы аша кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүгә нәтиҗә ясады, әлеге үзәкләрдә эшен инде гамәлгә куйган һәм әле аны башлап кына җибәрүче эшмәкәрләр үз эшләрен алып баруның барлык аспектлары турында төрле яклап мәгълүмат алырга мөмкин.
«Минем бизнес» үзәкләре бер үк вакытта эшмәкәрләр өчен дәүләт ярдәме системасында юл күрсәтүче дә, аны тәкъдим итүче урын да булып тора. Белгечләрдән бизнес өчен мөмкин булган мөмкинлекләр турында, алар башка ведомстволар тарафыннан гамәлгә ашырылса да, барлык кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин. 2024 елның беренче алты аенда «Минем бизнес» үзәкләрендә консультация, мәгариф, милек, финанс һәм башка ярдәмне 227 меңнән артык потенциаль һәм инде эш алып баручы эшмәкәр, шулай ук үзмәшгуль гражданнар алды», — дип билгеләде РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.
Россия Икътисади үсеш министрлыгының, Саклык банкының, «Иҗтимагый фикер» фондының соңгы тикшеренүләре буенча, эшмәкәрләрнең 58%ы бизнес өчен дәүләт ярдәме чаралары турында белә, 47%ы аны алу өчен мөрәҗәгать иткән, тагын 8% моны эшләргә планлаштыра.
Бүген «Минем бизнес» үзәкләре 88 төбәктә эшли, 430дан артык бүлекчә ачылган. Үзәкләрнең адресларын һәм номерларын «Минем бизнес» федераль порталында табарга мөмкин. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә.