2017 елда Татарстан Республикасында «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» пилот проекты гамәлгә ашырыла башлады. Шул максаттан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2016 елның 31 августыннан 604 санлы «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» пилот проектын гамәлгә ашыру турында» карар кабул ителде, ул 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.
Күрсәтелгән карар белән тәрбиягә алучы гаилә төзегән һәм социаль хезмәт күрсәтүнең стационар рәвешендә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган эшкә сәләтле өлкән яшьтәге гражданны караган гражданга айлык акчалата түләү каралган.
Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга ел саен 3 700,0 мең сум күләмендә чаралар каралган.
Әлеге проектны гамәлгә ашыруга 2024 елда 356,1 мең сум күләмендә өстәмә чаралар юнәлдереләчәк.