Татарстан Республикасы спорт делегациясенең 2024 елгы V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында катнашуына 8 383,3 мең сум юнәлдереләчәк

2024 елның 23 августы, җомга

2024 елның 8-15 сентябрендә Казахстан башкаласы Астанада 5 нче Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары узачак. Ярышларда дөньяның 100 дән артык иленнән 4 меңгә якын кеше катнашачак. Уеннар программасына 30 традицион спорт төре кертелгән, шул исәптән беренче тапкыр татар милли «көрәш» ярышлары узачак.

Хәзерге вакытта Уеннарда катнашу өчен Татарстан Республикасының 6 спорт төре (алыш, аба гюреши, аудыраспак, казаз куреси, кураш, татарча көрәш) буенча спорт делегациясе оештырылган.

Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 8 383,3 мең сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International