«Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү һәм комплекслы мелиорацияләү» проекты чараларын гамәлгә ашыруга чыгым йөкләмәләре арттырылды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

2024 елда «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү һәм комплекслы мелиорацияләү» төбәк проекты чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасының чыгым йөкләмәләре 20 672,8 мең сумга арттырылды, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 12 403,7 мең сумга (60%), Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән – 8 269,1 мең сумга (40%).

Әлеге акчаларны 2024 елда яисә 2024 елга кадәр ике елда җирләрне химик мелиорацияләү проектларын гамәлгә ашыруга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга юнәлтү планлаштырыла.

Өстәмә бүлеп бирелгән акчаларны исәпкә алып, 2024 елга күрсәтелгән максатларга 256 102,3 мең сум каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 153 661,4 мең сум (60%), Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән – 102 440,9 мең сум (40%).  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International