Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
"Аренда түләүләре – җирле бюджетлар керемнәренең мөһим маддәсе булып санала. 1 августка аренда түләүләре буенча бурыч 327 млн. сум тәшкил итте, шуларның 92%ы җир кишәрлекләре өчен аренда түләүләренә туры килә. Түләмәүчеләр белән ныклы эш алып бару таләп ителә», – дип билгеләр узды министр урынбасары.