Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 31 июленнән 2014-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасына федераль бюджеттан 2024 елга торак урыны наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзелеше (сатып алынуы) буенча муниципаль берәмлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәгәндә чыгым йөкләмәсенең 81%ын финанслашу шарты белән 221,2 млн.сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтүгә өстәмә акчалар бүлеп бирелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 23 августыннан 1881-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан күрсәтелгән максатларга өстәмә рәвештә 51,9 млн. сум бүлеп бирелә.
Күрсәтелгән чараларны исәпкә алып, 2024 елга торак урыны наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзелеше (сатып алынуы) буенча муниципаль районнарның чыгым йөкләмәләрен үтәгәндә финанс ярдәме күрсәтүгә Татарстан Республикасы муниципаль районнары бюджетларына субсидияләр бирү өчен 424,3 млн.сум каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 343,7 млн. сум (81%), Татарстан Республикасы бюджетыннан – 80,6 млн. сум (19%).