2024 елның җиде аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетына 298,6 млрд сум салым һәм салым булмаган керемнәр керде, дип хәбәр итте «Татар-информ» матбугат конференциясендә ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова. Бу суммадан республика бюджетына – 249,8 млрд сум, җирле бюджетларга 48,8 млрд сум кергән.
"Берләштерелгән бюджетның тупланган салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Свердловск өлкәсеннән соң) алтынчы урынны алды һәм Идел буе федераль округында ул алдынгы», - дип ачыклык кертте докладчы.
Физик затлар кеременә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 93,2 млрд сум, табышка салым 90,2 млрд сум, акцизлар – 24,8 млрд сум күләмендә кергән. Җыелма керемгә салымнар – 25 млрд сум, ә мөлкәткә салым – 38,6 млрд сум җыеп алынган.
ТР берләштерелгән бюджетында салым булмаган керемнәр 25,8 млрд. сум тәшкил иткән. Шуның 20,4 млрд сумы республика бюджетына, 5,4 млрд сумы җирле бюджетларга киткән.