Татарстанда 14 илкүләм проект кысаларында оештырыла торган чараларны финанслау 2024 елга 35,3 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.
Шул исәптән федераль бюджеттан 19,6 млрд сум керәчәк, республика бюджетыннан бу максатларга 15,6 млрд сум тотылачак. Иң зур күләмнәр «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән, аңа чыгымнарның гомуми күләменең 24% туры килә.
Шулай ук магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планына (21%), экологиягә (14%), мәгарифкә (11%), сәламәтлек саклауга (10%) шактый чаралар тотыла.
Агымдагы елның җиде аенда илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруга 14,5 млрд сум юнәлтелгән, шуларның 13,2 млрд сумы үзләштерелгән.
«2025 елдан 2030 елга кадәр һәм киләчәктә 2036 елга кадәрге чорга гамәлдә булуны күздә тоткан яңа илкүләм проектлар гамәлгә керәчәк. Хәзер алар Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан эшләнә. Бу 18 проект. Хәзерге вакытта 2025 һәм аннан соңгы чорга яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан финанслашу дәрәҗәләре әлегә расланмаган», — дип ачыклык кертте Гела Герасимова.