«Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы» республика конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә.
Конкурсны уздыруның төп бурычлары булып Казан һәм Чаллы шәһәрләре территориясендә эшчәнлек алып баручы муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының аеруча актив һәм эшлекле якташлык җәмгыятьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, якташлык җәмгыятьләренең уңай тәҗрибәсен ачыклау һәм аны җәелдерү тора.
Конкурсның гомуми приз фонды 2 000, 0 мең сум тәшкил итә, шулардан Казан шәһәре территориясендә эшчәнлек алып баручы якташлык җәмгыятьләре өчен – 1 500, 0 мең сум, Чаллы шәһәре өчен – 500, 0 мең сум.
Хәзерге вакытта быелгы конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Казан шәһәрендә эш алып баручы якташлык җәмгыятьләре арасында беренче урынны Буа якташлык җәмгыятьләре һәм Апас якташлык җәмгыятьләре, Яр Чаллы шәһәрендә Актаныш якташлык җәмгыятьләре алды.
Конкурс нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы сайтында танышырга мөмкин.