2024 елга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең һөнәри үсешенең календарь планы нигезендә 2024 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗлары өчен заказлар урнаштыруны анализлау бүлеге башлыгы Алексеев О.Г. Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Сатып алулар өлкәсендә мониторинг, аудит һәм контроль» темасына лекция үткәрәчәк.
Лекция «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы» квалификация күтәрү программалары циклы кысаларында үткәрелә.
Дәрес барышында Татарстан Финанс министрлыгының сатып алулар өлкәсендәге контроль орган буларак төрле тәҗрибәләре тикшереләчәк һәм контракт системасы турындагы законнарны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган сорауларга аңлатмалар биреләчәк.