Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Академия» исеме 4 дәүләт мәдәният учреждениесенә – «Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе, «Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе, «В.И. Качалов исемендәге Казан Зур рус драма академия театры» ТР дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, «Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры» ТР дәүләт автоном мәдәният учреждениесенә бирелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» 2018 елның 31 маеннан 413 санлы карары нигезендә «Академия» исеме булган театрларда һәм концерт учреждениеләрендә эшләү өчен түләүләр каралган.
Әлеге түләүләрне гамәлгә ашыру өчен фондның гомуми күләме Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Академия» исеме йөрткән театрларда һәм концерт учреждениеләрендә эшләгән өчен түләүләр турында» 2017 елның 18 сентябреннән 677 санлы карары белән елына 221 727,1 мең сум күләмендә билгеләнгән.