2024 елның 1 сентябренә муниципаль берәмлекләр бюджетларына бирелгән бюджетара трансфертлар күләме 59,4 млрд. сум тәшкил итте

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

 «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.

Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар дотацияләр, субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар рәвешендә бирелә.

2024 елның 1 сентябренә Татарстан Республикасы бюджетыннан муниципаль берәмлекләр бюджетларына бирелгән бюджетара трансфертларның гомуми күләме 59,4 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән:

- дотацияләр – 0,8 млрд. сум;

- субсидияләр – 22,8 млрд. сум;

- субвенцияләр – 31,5 млрд. сум;

- башка бюджетара трансфертлар – 4,3 млрд. сум.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International