2024 елның гыйнвар-август айлары йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 28,6 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 66,6% ы) тәшкил итте, шул исәптән:
- алкогольгә акцизлар – 2,4 млрд. сум;
- күчемле мөлкәт һәм уртача дистиллятлар буенча югалтуларны компенсацияләү хисабына керә торган акцизлар – 3,2 млрд. сум;
- сырага акцизлар – 9,4 млрд. сум;
- нефть продуктларына акцизлар – 13,6 млрд.сум.
Нефть продуктларына акцизлардан кергән акчалар максатчан билгеләнешкә ия һәм юл эшчәнлеген финанслауга, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырылган «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә.