Татарстанның берләштерелгән бюджеты фаразының төп параметрлары тикшерелде

2024 елның 6 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар планлы чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты фаразының төп параметрларын карадылар. Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырыш республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, 1 августка берләштерелгән бюджет керемнәр буенча планлы еллык күрсәткечләре 71%ка үтәлгән. Керемнәр бюджетның барлык дәрәҗәләренә дә тәэмин ителә, ләкин мөмкин булган күләмдә түгел. Табышка салым буенча, сигез ай эчендә оператив мәгълүматлар буенча, узган ел белән чагыштырганда керемнәр 10,4 млрд сумга кимегән. Моның белән беррәттән бюджет кытлыгын каплау мәсьәләсе дә актуаль. ТР Премьер-министры салымнар буенча бурычларны киметү чараларын күрергә өндәде. Август башына салым бурычы 12,2 млрд сум тәшкил иткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 3 млрд сумга кимрәк.

Алдагы 3 елга бюджет социаль-икътисадый үсеш фаразыннан һәм 2027 елга кадәр республиканың бюджет һәм салым сәясәте юнәлешләреннән чыгып исәпләнгән. Бюджет дәүләт программалары ярдәмендә гамәлгә ашырылачак, аларның чыгымнары өлеше 2025 елда 91,3% тәшкил итәчәк. Программалар составында илкүләм проектлар кысаларында чаралар каралган. Федераль үзәк акчаларны конкрет илкүләм проектлар буенча бүлгәннән соң, республика бюджеты составына өстәмә рәвештә чыгымнарның тиешле күләмнәре кертеләчәк.

"Бюджет элеккечә үк социаль юнәлешле характерда. Бу барлык чыгымнарның гомуми күләменең 84%ы чамасы. Барлык социаль йөкләмәләрне дә тулы күләмдә һәм тиешле сыйфат дәрәҗәсе белән тәэмин итәргә кирәк", - диде Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары - Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов 2025 елга һәм 2026-2027 еллар планлы чорына бюджетның фаразланган күрсәткечләрен тәкъдим итте. Әйтик, табышка салымның фаразланган керемен анализлау буенча 2025 елда - 128 млрд сум, 2026 елда - 130,3 млрд сум, 2027 елда - 135,6 млрд сум.

ТР берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 2025 елга 186 млрд сум булыр дип фаразлана, 2026 елга - 199,9 млрд сум, 2027 елга - 213,8 млрд сум.

2025 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар керү фаразы 45 млрд сум тәшкил итә, 2026 елга - 46,6 млрд сум, 2027 елга - 48,4 млрд сум.

2025 елда оешмалар милкенә салым 41,6 млрд сум күләмендә фаразлана, 2026 елда - 43,5 млрд сум, 2027 елда - 45,9 млрд сум.

2025 елга транспорт салымы 7,3 млрд сум күләмендә бәяләнә, 2026 елга - 7,5 млрд сум, 2027 елга - 7,7 млрд сум.

Җыелма керемгә салым буенча керем 2025 елга 35 млрд сум булыр дип фаразлана, 2026 елга - 36,4 млрд сум, 2027 елга - 37,8 млрд сум.

Тулысынча муниципаль берәмлекләр бюджетларына күчерелә торган физик затлар милкенә салым 2025 елга - 3 млрд сум, 2026 елга - 3,1 млрд сум, 2027 елга - 3,2 млрд сум дип бәяләнә.

 Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 2025 елга - 29,7 млрд сум, 2026 елга - 29,9 млрд сум, 2027 елга 30,1 млрд сум булыр дип фаразлана.

2025 елга берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме - 512,1 млрд сум, 2026 елга - 542,5 млрд сум, 2027 елга 570,2 млрд сум булыр дип фаразлана.

2025 елга Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнарының гомуми күләме - 525,6 млрд сум, 2026 елга - 555,5 млрд сум, 2027 елга 582,6 млрд сум булыр дип фаразлана.

2025 елга берләштерелгән бюджет дефициты 13,5 млрд сум күләмендә фаразлана, 2026 елга - 13 млрд сум, 2027 елга - 12,4 млрд сум.

 Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, ел саен бюджетны әзерләү эше кытлык шартларында алып барыла. Елдан-ел аның күләме кими бара. Шуның белән бергә, дәүләт финансларын савыктыруның төп юнәлешләренә: бюджетның тулаем керем өлешен үтәүне тәэмин итүгә, һәр керем чыганагын сыйфатлы үтәүгә, бюджет акчаларын максатчан, тулы, үз вакытында һәм нәтиҗәле үзләштерүгә һәм дәүләт бурычын киметүгә җитди игътибар бирергә кирәк. «Бу чараларны уздыру нәтиҗәсендә бюджетның кытлыктан гайре үтәлешен һәм агымдагы ел нәтиҗәләре буенча аның баланслы булуын тәэмин итәргә кирәк», - дип өстәде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International