2024 елның 1 сентябренә 14 илкүләм проект буенча үтәлеш 14,7 млрд сум тәшкил итте

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.  2024 елның 1 сентябренә 14 илкүләм проект буенча үтәлеш 14,7 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 41,6 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:

- “Хезмәт җитештерүчәнлеге” – 94,0 млн сум (100%);

- “Мәдәният” – 333,2 млн сум (80,3%);

- “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” – 379,1 млн сум (71,3%);

- “Сәламәтлек саклау” – 2,5 млрд сум (71,0%);

- “Мәгариф” – 2,4 млрд сум (59,4%);

- “Халыкара кооперация һәм экспорт” – 110,5 млн сум (55,3%);

- “Экология” – 2,7 млрд сум (53,1%);

- “Имин һәм сыйфатлы юллар” – 4,0 млрд сум (48,0%);

- “Торак һәм шәһәр мохите” – 883,9 млн сум (45,0%);

- “Демография” – 1,1 млрд сум (39,5%).

2024 елда Татарстан Республикасы бюджетында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 35,2 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралды, шулардан 19,6 млрд сумы – федераль бюджет һәм 15,6 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты чаралары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International