Россия Икътисади үсеш министрлыгы 1764 ташламалы кредитлау программасына нәтиҗә ясады. Финанс инструменты өстенлекле тармаклардан кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
1764 программасы 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Шул вакыттан башлап кече һәм урта бизнеска әйләнеш һәм инвестиция максатларына, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерүгә ташламалы ставка буенча 500 меңнән 2 млрд сумга кадәр кредит алу мөмкинлеге бирелде.
"1764 программасы – таргетлаштырылган финанс программаларының уңышлы үрнәкләренең берсе. 1764 программасы буенча кече һәм урта бизнесның кредит портфеле хәзерге вакытта 942 млрд сум тәшкил итә, ә бу 70 меңнән артык заемщик. Әгәр тармаклар буенча карасак беренче 5леккә җитештерү, транспортлау һәм саклау, төзелеш, кунакханә бизнесы һәм җәмәгать туклануы, авыл хуҗалыгы өлкәләреннән компанияләр керә», - дип билгеләде Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.
Шул ук вакытта, министр урынбасары сүзләренчә, җитештерүдәге кече һәм урта эшмәкәрлекнең кредит портфеленең һәр өченче сумы 1764 программасына туры килә.
"Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының җитештерү тармакларындагы кредит портфеле 1,2 трлн сум тәшкил итә. Шуның 344 млрд сумы, ягъни 28,5% ы – 1764 программасы буенча портфель, шул исәптән 53,4 млрд сумы – азык-төлек продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләр тарафыннан формалаштырылган портфель, 39 млрд сумы – әзер металл эшләнмәләр җитештерү, 32,4 млрд сумы – башка металл булмаган минераль продукция җитештерү, 30,2 млрд сумы – резина һәм пластмасса эшләнмәләр җитештерү», - дип аңлатты Татьяна Илюшникова.