Гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында директорлар киңәшчеләренә айлык акчалата түләү билгеләү турында

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

2024 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының һәм дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларында тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләренә ай саен 5 мең сум күләмендә акчалата түләү билгеләнде.

Әлеге түләүләрне тәэмин итү өчен 2024 елда федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына 32,7 млн. сум күләмендә башка бюджетара трансфертлар бирү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International