Агымдагы елның 1 сентябренә федераль бюджеттан 52,3 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар килде

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 1 сентябренә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан барлыгы 52,3 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 69,5%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар килеп иреште, шул исәптән:

дотацияләр – 204,1 млн сум (100%),

субсидияләр – 43,5 млрд сум (68,8%),

субвенцияләр – 4,9 млрд сум (71,0%),

башка бюджетара трансфертлар – 3,2 млрд сум (83,6%),

федераль фондлардан кергән чаралар – 475,8 млн сум (46,8%).

Кергән федераль акчалар максатчан булып санала һәм билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.

2024 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырыла торган чараларның гомуми күләме 75,2 млрд сум тәшкил итә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International