Татарстан Республикасы 2023 елгы бәяләү нәтиҗәләре буенча төбәк финанслары белән идарә итүнең югары сыйфатына ия Россия Федерациясе субъектлары төркеменә керде

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан 2023 елда Россия Федерациясе субъектларында төбәк финанслары белән идарә итү сыйфатына бәя бирелде.

Бәяләү җиде юнәлеш буенча үткәрелде:

- бюджетны планлаштыруның сыйфаты;

- бюджет үтәлешенең сыйфаты;

- бурыч йөкләмәләре белән идарә итүнең сыйфаты;

- муниципаль берәмлекләр белән үзара финанс мөнәсәбәтләре;

- дәүләт мөлкәте белән идарә итү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфаты;

- бюджет белән бәйле мәгълүматларның ачыклыгы;

- Россия Федерациясе Президенты Указларын үтәү.

Моннан тыш, бюджет барышын гамәлгә ашырганда бюджет законнары таләпләренең үтәлеше бәяләнде.

Комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасына I дәрәҗә бирелде, бу төбәк финанслары белән идарә итүнең югары сыйфатына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International