2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына җирле бюджетлар турында карарлар проектларын әзерләү буенча эшләр алып барыла

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре тарафыннан 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына җирле бюджетлар турында карарлар проектларын әзерләү эшләре алып барыла.

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 185нче маддәсе нигезендә, җирле бюджет турындагы карар проекты вәкиллекле органга муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органының муниципаль хокукый актында билгеләнгән вакыт эчендә, әмма агымдагы елның 15 ноябреннән дә соңга калмыйча кертелә.

Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән таләпләрне үтәп, җирле бюджет проектын төзү һәм карау, аны раслау җирле үзидарә органнары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашырыла.

Чираттагы 2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның план чорына Татарстан Республикасында 956 җирле бюджет кабул ителәчәк, шул исәптән 2 шәһәр округы бюджеты, 43 муниципаль район бюджеты, 39 шәһәр җирлеге бюджеты һәм 872 авыл җирлеге бюджеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International