Татарстан Республикасында «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының «Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» федераль проекты гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы бюджетыннан әлеге федераль проектны гамәлгә ашыруга 18 316,3 мең сум бүлеп бирелде, шулардан 14 836,2 мең сум федераль бюджеттан алынды.
Күрсәтелгән акчалар илкүләм аккредитация системасында ветеринария лабораторияләрен аккредитацияләүгә дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелде.