Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында 2024-2026 елларга республика бюджеты турындагы законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген республика парламентында узган Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына республика бюджеты турындагы законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Бюджетның керем өлеше 54,6 млрд сумга арттырыла. Моннан тыш, парламентарийлар утырышта республика бюджеты үтәлеше йомгаклары турында фикер алыштылар.

Республика финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына республика бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты 2024 елда бюджетның керем өлешен 54,6 млрд сумга, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча 50,2 млрд сумга арттыруны күздә тота. Үзгәрешләр агымдагы елның 8 аенда факттагы керемнәрне һәм ел йомгаклары буенча аерым керем чыганакларының көтелгән керемнәрен исәпкә алып кертелә.

Оешмалар табышына салым буенча керемнәр, фаразлар буенча, 22,2 млрд сумга, физик затлар керемнәренә салымнар 15 млрд сумга, салым булмаган керемнәр 8 млрд сумга артачак. Кире кайтарылмый торган керемнәр суммасы 4,4 млрд сумга арта. 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 484,5 млрд сум булыр дип фаразлана, чыгымнарның гомуми күләме – 485,9 млрд сум. Бюджет кытлыгы кимиячәк һәм 1,4 млрд сум тәшкил итәчәк.

2024 елда бюджетның чыгым өлешен 39 млрд 237,6 млн. сумга арттырырга тәкъдим ителә. Нигездә бу социаль һәм инженерлык инфраструктурасын, шулай ук Казан юлларын БРИКС илләре саммитына әзерлек кысаларында норматив хәлгә китерү белән бәйле чыгымнар.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлешенә килгәндә, консолидацияләнгән бюджетка 243,5 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән, республика бюджетына – 205,9 млрд сум.

Радик Гайзатуллин 2024 елның 8 аенда бюджет үтәлеше турында да кыскача мәгълүмат бирде. Салым һәм салым булмаган керемнәр берләштерелгән бюджетка – 340,4 млрд. сум, республика бюджетына 285,3 млрд. сум күләмендә кергән.

Утырышка йомгак ясап, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин якын көннәрдә Дәүләт Советына республиканың төп финанс документы – 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты кертеләчәген әйтте. Документны профильле юнәлешләр буенча барлык сигез комитетта һәм парламент фракцияләрендә карарга кирәк булачак, аннары Дәүләт Советында Парламент тыңлаулары узачак. Республика киңәшмәсе кысаларында муниципалитетлар белән республиканың төп финанс законы турында фикер алышу планлаштырыла. Аннары 2025 елга һәм 2006 һәм 2027 елларның план чорына бюджет беренче укылышта каралачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International