Мәдәният хезмәткәрләре хезмәтенә түләү системасына үзгәрешләр кертелде

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 31 маеннан 413 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында” 2024 елның 12 сентябреннән 779 санлы карары белән мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү системасына 2025 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакын арттыруны күздә тота торган үзгәрешләр кертелде.

Әлеге үзгәрешләр Татарстан Республикасының барлык дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә кагылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International