Хөкүмәт өч елга федераль бюджет проектын карады

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

24 сентябрьдә Россия Хөкүмәте утырышта киләсе өч елга федераль бюджет проектын карады.

2025 елга федераль бюджет керемнәре 40,3 трлн сум, чыгымнар — 41,5 трлн сум, дефицит — тулаем эчке продуктның 0,5% ы күләмендә фаразлана.

Киләсе өч елга бюджетның өстенлекле юнәлешләре булып гражданнарның аеруча мохтаҗ категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү, иминлекне һәм оборона сәләтен ныгыту, технологик лидерлыкны тәэмин итү һәм инфраструктураны киңәйтү билгеләнгән.

Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә 1 октябрьгә кадәр бюджет проекты Дәүләт Думасына җибәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International