Беренче тапкыр бизнес физик залогтан башка, асылда интеллектуаль бәягә заем алырга мөмкин. Татарстан Мәскәүдән соң мондый кредит биргән төбәкләрнең беренчеләреннән булды. Проект “Минем бизнес” үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
12 сентябрьдә аны төбәкнең кече һәм урта эшкуарлык субъекты 4 елга һәм 7,25 миллион сум күләмендә алган.
15 миллион сум — программа буенча займның максималь суммасы
Срок – 48 ай
Гарантия фонды займ суммасының 95% күләмендә поручительлек бирә.
Шул ук вакытта Фәнни-техник мәгълүмат үзәге интеллектуаль милекне бәяләүдә ярдәм күрсәтә һәм килешүне Роспатент белән хезмәттәшлектә озата бара.