Республика бюджеты турындагы закон проекты мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хупланды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Дәүләт Советының профильле комитетларында 2025 елга һәм 2026, 2027 елларның планлы чорына Татарстан казнасы турында канун проекты буенча фикер алышу башланды. Бүген документны мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында карадылар. 

Профильле комитет карамагындагы Республика бюджетының төп параметрлары турында финанс министры урынбасары Оксана Кисапова сөйләде. 2025 елда «Мәгариф» бүлеге буенча чыгымнарның берләштерелгән күләме 176 млрд сум дәрәҗәсендә планлаштырылган, шул исәптән республика бюджеты буенча алсак бу сан – 104,4 млрд сум тәшкил итә. Акчалар республиканың мәгариф учреждениеләрен финанслауга, талантлы яшьләргә ярдәм итүгә, матди-техник базаны яңартуга, педагогик хезмәткәрләргә, яшь белгечләргә грант бирүгә һәм башка юнәлешләргә юнәлдереләчәк.

Мәдәният һәм кинематографияне финанслауга 2025 елда берләштерелгән бюджет буенча – 23,6 млрд сум, республика бюджетында - 12,6 млрд сум каралган. Акчаларны грантлар бирүгә, китап фондларын туплауга, иҗат берлекләренә ярдәм итүгә, Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә юнәлтү планлаштырыла.

«Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлеге буенча киләсе елга чыгымнар 1 млрд 785 млн сум күләмендә каралган.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары»на 2025нче ел бюджетыннан 1,7 млрд сум күләмендә финанслар планлаштырылган.

Фикер алышу йомгаклары буенча профильле комитет әгъзалары 2025 елга һәм 2026, 2027 елларның планлы чорына бюджет турындагы закон проектын хуплады, республиканың төп финанс законы Татарстанның социаль-икътисадый үсеше өстенлекләренә туры китереп төзелгәнлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International