2024 елның 1 октябрендә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы министрлыкта күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарына очрашу оештырды.
Чакырылган кунаклар өчен Марий Эл республикасына экскурсия әзерләнде. Чарада катнашучылар республика башкаласы Йошкар – Оланың истәлекле урыннары, шәһәр риваятьләре һәм башка кызыклы истәлекләре турында белделәр. Финанс хезмәте ветераннарына шулай итеп бик күп хәтирәләр, күтәренке рух һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин ветераннарны котлады.
«Хөрмәтле финанс хезмәте ветераннары!
Өлкән буын вәкилләрен Халыкара Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Үткәннән бүгенгә кадәр финанслар белән нәтиҗәле идарә итү дәүләтнең иң мөһим бурычы ул. Фидакарь хезмәтегез белән сез Татарстанның финанс системасын уңышлы үзгәртеп кордыгыз, аны камилләштердегез һәм ныгыттыгыз. Сез – республикабызның финанс системасының тотрыклы эшләвенә нигез салган мөхтәрәм затларыбыз.
Бүген министрлык белгечләре өлкән буын вәкилләре сызган юлдан атлый, Татарстан Республикасы финанс секторының социаль-икътисадый үсешенә һәм нәтиҗәлелеген арттыруга үзләреннән зур өлеш кертә.
Хөрмәтле һәм кадерле ветераннар! Замана авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!», - диелә Татарстан Финанс министрлыгы башлыгы котлавында.
Чарага шулай ук Татарстан Республикасында финанс-бюджет күзәтчелеге Федераль хезмәтенең территориаль идарәсе һәм "Транссервис" ТР ДУП ветераннары чакырылган иде.