Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзалары республика бюджеты законы проекты турында фикер алышты

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты законы проекты каралды.

ТР финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова бюджетның чыгым өлешендәге аерым бүлекләргә тукталды. Аерым алганда, закон проекты тарафыннан 2025 елга Татарстан Республикасы бюджетының гомуми керемнәре күләмен 425,4 млрд сум, 2026 елга – 451,1 млрд сум һәм 2027 елга - 474 млрд 83,2 млн сум итеп расларга тәкъдим ителә.

Чыгымнар 2025 елда 439 млрд сум, 2026 елга - 464 млрд сум һәм 2027 елга 486,5 млрд сум күләмендә тәкъдим ителә.  Татарстан Республикасы казнасы кытлыгы 2025 елда 13.5 млрд. сум, 2026 елга 13 млрд сум һәм 2027 елга  12,4 млрд сум тәшкил итә.   

Парламентарийлар комитет карамагындагы «ягулык - энергетика комплексы», «Транспорт», «юл хуҗалыгы (юл фондлары)», «торак-коммуналь хуҗалык” бүлекләрен җентекләп карады.

 «Торак-коммуналь хуҗалык» бүлеге буенча 2025 елга республика бюджеты чыгымнары 20,2 млрд сум күләмендә каралган. «Торак хуҗалыгы» бүлекчәсендә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны финанслауга, бакчачылык ширкәтләрен уңайлауга һәм карап тотуга һ. б. чыгымнар каралган.

Юл хуҗалыгы буенча республика бюджеты чыгымнары 31 млрд 898 млн сум күләмендә билгеләнгән.

Комитет әгъзалары фикер алышу йомгаклары буенча «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында»закон проектын хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International