Татарстан Республикасы 2024 елда бәяләү нәтиҗәләре буенча бурычларның тотрыклылыгы югары булган Россия Федерациясе субъектлары төркеменә керде

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы 2024 елда Россия Федерациясе субъектларының бурычлары тотрыклылыгына бәя бирде.

Бәяләү түбәндәге күрсәткечләрне кулланып башкарылды:

- кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәренең гомуми күләменә карата дәүләт бурычы күләме;

- субвенцияләр исәбеннән гамәлгә ашырыла торган чыгымнар күләменнән тыш, бюджет чыгымнарының гомуми күләмендә дәүләт бурычына хезмәт күрсәтү чыгымнары өлеше;

- бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең һәм Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан дотацияләрнең гомуми күләменә карата чираттагы финанс елыннан соң килүче елның 1 гыйнварыннан соң бурыч йөкләмәләрен түләү сроклары белән вакытыннан алда түләүгә җибәрелә торган түләүләрне исәпкә алмыйча, чираттагы финанс елының 1 гыйнварына барлыкка килгән дәүләт бурычын түләү һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча еллык сумма;

- дәүләт бурычының гомуми күләмендә кыска сроклы бурыч йөкләмәләренең өлеше.

Бәяләүне үткәрү нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектлары түбәндәге төркемнәренең берсенә керәләр:

а) бурыч тотрыклылыгының югары дәрәҗәсе;

б) бурыч тотрыклылыгының уртача дәрәҗәсе;

в) бурыч тотрыклылыгының түбән дәрәҗәсе.

2024 елда комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларының бурыч тотрыклылыгы югары булган төркеменә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International