Бүген Дәүләт Советында «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды.
Бюджет буенча парламент тыңлаулары гадәттәгечә җәмәгатьчелекнең киң катнашында уза. Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм парламентның социаль челтәрләрендә утырышны турыдан-туры трансляцияләү оештырылды.
2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына республика бюджетының төп параметрлары белән Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды.
Финанс министры сүзләренә караганда, 2025 елда табышка салым 128 млрд сум тәшкил итәчәк, физик затлар кеременә салым – 186 млрд сум (республика бюджетына – 130,2 млрд сум), акцизлар – 45 млрд сум (республика бюджетына – 43,4 млрд сум), оешмалар милкенә салым – 41,6 млрд сум, җир салымы – 8,9 млрд сум, гомуми керемгә салым – 35 млрд сум, муниципаль берәмлекләр бюджетларына тулысынча күчерелүче физик затлар милкенә салым – 3 млрд сум. Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 29,7 млрд сум, республика бюджетына – 24 млрд сум булыр дип фаразлана.
«Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлеге буенча республика бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 2025 елга 57,2 млрд сум булыр дип фаразлана, «Милли икътисад» – 97,2 млрд сум, «Әйләнә – тирә мохитне саклау» – 443 млн сум, «Мәгариф» – 104,4 млрд сум, «Мәдәният, кинематография» – 12,6 млрд сум, «Сәламәтлек саклау» – 47,6 млрд сум.млрд сум, «Социаль сәясәт» – 62,1 млрд сум, «Физик культура һәм спорт» - 5,9 млрд сум.
2025 елга республика бюджеты керемнәр буенча 425,5 млрд сум, чыгымнар буенча 439 млрд сум күләмендә билгеләнә, дефицит 13,5 млрд сум тәшкил итәчәк.
Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча рекомендацияләр эшләнде, алар киләчәктә бюджет проекты өстендә эшләгәндә мәҗбүри рәвештә исәпкә алыначак. Якын арада Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан җыелма бәяләмә әзерләнәчәк. Аннары 2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советының чираттагы утырышында беренче укылышта каралачак.