2024 елның 9 аенда 14 илкүләм проект буенча үтәлеш 21,6 млрд сум тәшкил итте

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында илкүләм проектлар актив гамәлгә ашырыла.

2024 елның 9 аенда 14 илкүләм проект буенча үтәлеш 21,6 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 61,5 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:

- “Хезмәт җитештерүчәнлеге” – 94,0 млн сум (100%);

- “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” – 511,6 млн сум (96,2%);

- “Мәгариф” – 3,1 млрд сум (77,9%);

- “Мәдәният” - 370,6 млн сум (76,5%);

- “Сәламәтлек саклау” – 2,7 млрд сум (73,3%);

- “Торак һәм шәһәр мохите” – 1,4 млрд сум (69,4%);

- “Имин һәм сыйфатлы юллар” – 5,1 млрд сум (60,8%);

- “Экология” – 3,0 млрд сум (59,3%);

- “Халыкара кооперация һәм экспорт” – 110,5 млн сум (55,3%);

- “Демография” – 1,4 млрд сум (52,7%).

2024 елда Татарстан Республикасы бюджетында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 35,2 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 19,7 млрд сумы – федераль бюджет һәм 15,5 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International